Россиянең зәңгәр байлыгы

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

23 март көнне Үзәк китапханәдә 5 һәм 7 сыйныф укучылары өчен «Россиянең зәңгәр байлыгы»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чарада катнашучылар Россия Федерациясендә күпме елгалар агуын, шуларның иң зурларын белделәр. Мәгълүмати сәгать барышында балалар Идел, Обь, Иртыш, Енисей кебек елгалар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр белән генә түгел, ә елга ярлары буенда урнашкан уникаль милли рәсем һәйкәлләре, тыюлыклар белән дә таныштылар. Соңыннан укучылар Татарстан һәм Менделеевск районы елгаларын искә төшерделәр һәм кечкенә викторинада катнаштылар, анда су турында сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International