Китап яратучылар утравы

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” кысаларында, 7 нче мәктәпнең  4 сыйныф укучылары белән “Китап яратучылар утравына” сәяхәт оештырылды.

Китапханәче серле утраудан юлны табу өчен укыган китапларны, әкият геройларын искә төшерергә тәкъдим итте. “Әйтемнәр шарлавыгы”, “Табышмаклар бухтасы”, “Артык геройлар пляжы”, “Сәяхәтче елга”, “Кросвордлар борыны” тукталышларында балалар кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Укучылар серле утрау сынауларын уңышлы үттеләр, яңа китаплар белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International