Табигать, нинди серле син!

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Бәзәкә авыл китапханәсендә «Познавайка» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Табигать, нинди серле син! " дип исемләнгән ачышлар һәм белем сәгате узды.

Слайдлар аша балалар төрле  табигать күренешләре белән таныштылар: чык, сыкы, бәс һ.б.,  Хәзерге фән гасырлар буе табигатьнең аңлаешсыз серләре турында сорауларга җавап эзләүне дәвам итә. Алган белемнәрен ныгыту өчен китапханәче «Табигать табышмаклары» исемле викторина үткәрде, аннан соң «Табигать турында укыйбыз»дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды.  Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең Н.Н.Плавильщиковның «Кызыклы энтомология» китабыннан камка турында өзекне тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International