Урман - планетаның яшел каркасы

2022 елның 25 марты, җомга

Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара урманны яклау көненә багышланган «Урман-Яшел планета каркасы» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

Урман ярдәмендә климат формалаша, кислород барлыкка килә, зарарлы матдәләр юкка чыга, әмма, кызганычка каршы, дөньяның яшел утыртмалары мәйданы елдан-ел кими бара. 21 мартта Бөтендөнья урманнарны яклау көне билгеләп үтелә, аңа 1971 елда нигез салына. Шуңа бәйле рәвештә, Халыкара урман көненең төп бурычы-халык игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү. Әңгәмәне «Урман - кешелек өчен генә түгел, ә бөтен гүзәл планетабыз өчен иң зур яшәү чыганагы " дигән сүзләр белән төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International