Менделеевскиның киләчәге бүгенге көндә төзелә. Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев «Аммоний» АҖ һәм КНИТУ-КХТИ вәкилләре белән көллият төзү турында өч яклы килешүгә кул куйды.
Бу районда урта һөнәри звеноның беренче уку йорты булачак. Район мәктәп укучылары, Университет һәм предприятие арасында мондый берлек киләчәктә аларны эшкә урнаштыру белән югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында КНИТУ-КХТИ филиалы-көллият барлыкка киләчәк.
Менделеевскида инде быел ук "Аммоний" АҖ ярдәме белән КНИТУ патронаты астында физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнүле профильле класслар ачылды. Һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эш алып барыла. Көллият студентлары булгач, булачак белгечләр теоретик белем һәм практик тәҗрибә алачаклар. Килешү кысаларында уртак фәнни проектлар эшләү, тәҗрибә-конструкторлык, фәнни-тикшеренү эшләре үткәрү планлаштырылган.
Көллияттә Менделеевск педагоглары эшләячәк, лекцияләрне КНИТУ укытучылары да үткәрәчәк. Студентлар республиканың иң эре химия предприятиеләренең берсе – «Аммоний» АҖдә стажировка узу мөмкинлеге алачак. Ә көллиятне тәмамлаучыларга КНИТУ-ка керү өчен квоталар биреләчәк.
Көллият базасында «Аммоний»АҖ производствосында кулланырга мөмкин булган алдынгы технологияләр кертеләчәк.
Шулай итеп, өч яклы килешү Менделеевск районы территориясендә фән, мәгариф программаларын эшләү һәм тормышка ашыру өлкәсендә КНИТУ, «Аммоний» АҖ һәм Менделеевск районы арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре өчен мөмкинлек бирәчәк, Менделеевск укучыларына туган шәһәрендә сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел булачак уку йортын проектлау башлана, төзелеш 2023 елга планлаштырылган.
Быел ук Менделеевскидагы иң яхшы 13 чыгарылыш сыйныф укучысы КНИТУ-КХТИда максатчан белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Дәгъвачыларны сайлап алу башланды.