Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча мульт-дәресләр үткәрелде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова 10 нчы һәм 11 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Сакла» интернет-порталын кулланып мульт - дәрес үткәрде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мультфильм геройлары белән бергә юл йөрү өлеше аркылы чыгу кагыйдәләрен кабатладылар, юл аркылы чыгу һәм светофор төрләре белән таныштылар. Шулай ук балаларга яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен аларның әһәмиятен, шулай ук аларны ничек дөрес итеп урнаштырырга кирәклеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International