23 мартта « Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәмзия Әхмәдиева һәм «Игелек аренасы» фонды белгече Семен Трибой белән Менделеевск районының тәрбиягә бала алган «Ата-ана кайгыртуы» гаиләләр клубын каршы алдылар.
Балаларны спорт залына алып бардылар. Семен Трибой безнең очрашуга күтәренке күңел һәм спорт кәефе белән килгәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, балаларны уен кагыйдәләре белән таныштырды, ярышлар башланды. Кызлар һәм малайлар командалары арасында корнхолл буенча кискен көрәштә кызлар командасы җиңү яулады. Әмма өстәл уеннары буенча ярышларда егетләр көчлерәк иде.
Тәрбиягә бала алучы ата-аналар алдында Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады. Ул җыелганнарга, ятим сабыйларга җан һәм йөрәк җылысын бүләк итүчеләргә балаларына карата кайгыртучанлык, игътибар, сабырлык һәм мәхәббәт өчен рәхмәт белдерде:
Чараның рәсми өлешеннән, ярышлардан соң, бәлешләр, пицца һәм тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.