2022 елның 29 июненнән КФҮләрдә күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны кабул итүдән баш тарту өчен яңа нигезләр барлыкка киләчәк

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

​Әлеге мәгълүмат Татарстан Росреестры тарафыннан КФҮ хезмәткәрләре өчен онлайн-укулар вакытында яңгыратылды.

Чара барышында ведомство экспертлары коллегаларына күчемсез милек өлкәсендәге төп закон яңалыкларын аңлаттылар. 

Аерым алганда, күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда һәм аларны теркәгәндә МФЦга мөрәҗәгать итүче шәхсән үзе тапшырган кәгазь чыганактагы документларга өстәмә таләпләр аеруча мөһим үзгәрешләргә керә.     

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, хәзерге вакытта КФҮ тә гаризалар һәм документлар кабул итүдә, әгәр дә аларны тапшыру вакытында Росреестр хезмәтләре өчен мөрәҗәгать иткән затның шәхесе ачыкланмаган булса, шул исәптән шәхесен раслаучы документ күрсәтелмәгән яисә мөрәҗәгать итүче аны күрсәтүдән баш тарткан булса, баш тарталар. 2022 елның 29 июненнән документлар кабул итүдә шулай ук кире кагылачак, әгәр документ күрсәтелгән булса да, әмма аның гамәлдә булу вакыты тәмамланган!

Моннан тыш, 2022 елның 29 июненнән, документларны кабул итүдә, әгәр визуаль яктан караганда (техник чараларны кулланмыйча) аларның карандаш белән башкарылганлыгы ачыкланса,  тамгаланган яки сызылган сүзләр һәм документлар текстын укырга мөмкинлек бирмәгән һәм  башка төзәтмәләр һәм бозулар барлыгы ачыкланса, кире кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International