Роспотребнадзор: Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне турында

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Роспотребнадзор туберкулез - кеше һәм хайваннарның иң борынгы инфекциясе булуын искә төшерә. Туберкулезны кузгатучы үпкәләрне еш кына зарарлый һәм кешенең иммунитетын боза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда 10 миллионга якын кеше туберкулез белән җәфа чигә, ә елына аннан 1,2 миллионнан артык кеше үлә.

Туберкулез йогышы чыганагы белән аралашу балалар, йөкле хатын-кызлар, түбән иммунитетлы затлар өчен аеруча куркыныч.

Россия Федерациясендә соңгы 10 ел дәвамында туберкулез белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. 2021 елда авыруның 44974 яңа очрагы теркәлгән, авырулар саны 100 мең кешегә 30,71 тәшкил иткән. 2010 ел белән чагыштырганда авыручылар саны 2,5 тапкырга кимегән.

17 яшькә кадәр балалар арасында авыру күрсәтелгән чорда беренче тапкыр ачыкланган туберкулез белән авыручылар саны 2,5 тапкырга кимегән. 

Авырулар саны кимүгә карамастан, туберкулез үзебезнең сәламәтлек саклау өчен җитди проблема булып кала бирә.

Йоктыру юллары

     Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организымына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү авырып китүгә этәргеч булып тора.

Авыруның гомуми билгеләре

     Күбрәк үпкә туберкулезы очрый. Авыруның иң беренче билгесе - температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йоныдан уянганда сизелә. Авыруның башында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бара ул көчәя һәм какырык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.
     Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне җимерә һәм бронхлар аша ютәлләгәндә һавага чыга.

Авыруны ничек ачыкларга

     Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.
Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Туберкулезның таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән төп чаралар булып балаларны  иммунизацияләү, авыруларны һәм инфекцияле затларны иртә ачыклау һәм дәвалау, туберкулез йогышы учакларында эпидемиягә каршы чаралар үткәрү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International