Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексына һәм эшмәкәрлек бергәлегенең башка катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү кысаларында хокукый экспертиза үткәрү кагыйдәләрен гадиләштерә.
Шулай итеп, кабул ителгән закон объектны файдалануга тапшырганда җиргә хокук билгели торган документларны икеләтә тикшерүне төшереп калдыра. Элегрәк бер үк предмет буенча мондый тикшерү вәкаләтле орган тарафыннан да, Росреестрның хокукый экспертизасы кысаларында да үткәрелергә тиеш иде.
Дәүләт кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәү процедурасының үтә күренмәлелеген арттыру максатларында су саклау зоналарындагы объектларга һәм су басу һәм су астында калу зоналарындагы объектларга карата ил территориясе буенча зур әһәмияткә ия булган закон нигезләмәләре аныкланды. Яңа закон нигезендә, су объектларын саклауны тәэмин итә торган мондый объектларның һәм корылмаларның инженерлык яклавы булу-булмавы турындагы таләпләр, дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү стадиясендә түгел, ә төзелеш стадиясендә һәм объектларны файдалануга тапшырганда, тикшерелергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров аңлатма бирә:
«Бүгенге көндә безнең төп бурыч-регионда күчемсез милек базарының өзлексез эшләвен тәэмин итү. Бу максат белән Росреестр катнашында эшләнгән кризиска каршы чаралар пакеты кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милек объектларын теркәү процедурасын шактый гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы икътисади шартларда бу төзелеш тармагы вәкилләре өчен аеруча актуаль. Шулай ук Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен күчемсез милекне теркәүнең кыскартылган сроклары бар, бу, безнең фикеребезчә, шулай ук төзелеш бизнесына ярдәм итүнең өстәмә нәтиҗәле чарасы булып тора».