Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
Физик затлар тарафыннан һәр сумма буенча 15 мең сумнан артып киткән яки 15 мең сумнан артык табыш алганда, лотерея операторлары яки таратучылар һәм букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган азартлы уеннарны оештыручылар салым агентлары дип таныла. Бу физик затлар кеременә салымны исәпләү һәм тотып калу бурычы нәкъ менә аларга йөкләнгән дигән сүз.
Россия Федерациясе Салым кодексының 217 маддәсенең 28 нче пунктында каралганча, дүрт мең сумнан да артмаган отышларга салым түләнми. Ягъни, әгәр призлар бәясе бер ел эчендә бу суммадан артмаса, НДФЛ түләргә туры килмәячәк һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга кирәкми.
Әгәр отыш күрсәтелгән суммадан артмаса, гражданнар салымны мөстәкыйль түли. Нигезләр закон чыгаручы тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 228 статьясындагы 5 пунктында язылган.
Шулай итеп, 4000 сумнан артык һәм 15000 сумнан да ким булмаган төрле табыш рәвешендә керемнәр алган салым түләүчеләр физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясендәге керемнең суммасын мөстәкыйль чагылдырырга һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2022 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Быел ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, соңгы вакыт 2022 елның 4 маена күчерелә. Физик затлар кеременә салымны 2022 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.