Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы турында доклад-консультация
Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак.
- Көчле кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.
- буран вакытында 500-1000 метрга кадәр күрү начарлану.
- Урыны белән бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.
- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Температура төнлә -5..-10°, республиканың көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр; көндез +1, +6°га кадәр күтәреләчәк.. Һава шартларының үзгәрүе шулай ук атмосфера басымының шактый тирбәлеше белән бергә алып барылачак.