Язгы каникуллар вакытында балалар юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында оныталар

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, Менделеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык халыкка мөрәҗәгать итә һәм балалары белән өстәмә рәвештә юлларда куркынычсызлык нигезләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрүне сорый. Исегезгә төшерәбез, тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләр киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кияргә тиеш,  - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов.

Моннан тыш, дәүләт автоинспекторлары транспорт чараларын йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе, парк һәм скверларның җәмәгать транспорты тукталышлары, балалар мәйданчыклары һәм стадионнары, шулай ук балалар учреждениеләренең урнашу урыннарында аеруча игътибарлы булуларын сорап мөрәҗәгать итә. Баланы машиналар йөрү өлешендә, юл читендә яки тротуарда күреп, тизлекне алдан ук киметергә, хәтта туктарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International