"Күңелле кәеф"

2022 елның 29 марты, сишәмбе

"Күңелле кәеф" - шундый девиз астында 27 март көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен спорт-уен программасы булып узды. Безнең чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар күңелле эстафеталарда көч сынаштылар, зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр. Программага "Олимпия уты", "Иң тиз", "Иң төз"эстафеталары керде. Чара бик күңелле үтте. Командалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International