Ул тормыш хакыйкатенә тугры булды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Балалар китапханәсендә танылган Россия язучысы Валентин Григорьевич Распутинның иҗатына багышланган «Ул тормыш хакыйкатенә тугры иде» дип исемләнгән очрашу узды.

Очрашуга 3 нче мәктәпнең 6 "А" сыйныф укучылары (Заһидуллина Э.Г., Мулланурова Л.Д.) чакырылган иде. Алар Валентин Распутинның (1937-2015) биографиясе белән таныштылар, ә аннары "Француз дәресләре" әсәре буенча уенга күчтеләр. Уен 5 раундтан торды: "Разминка","Әсәрне яхшы белүчеләр","Әсәрне өзектән бел", "Мине аңла", "Геройны бел". Балалар ике командага бүленделәр һәм китапханәченең сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Уен тәмамлангач, командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International