27 мартта бөтен дөнья буйлап театр фестивальләре, тематик күргәзмәләр спектакльләр һәм экскурсияләр уза. Тойгуҗа авыл китапханәсендә Халыкара театр көненә багышланган “Театрның тылсымлы дөньясы” күргәзмәсе куелды, көн дәвамында укучылар өчен күзәтүләр һәм әңгәмәләр үткәрелде.
Чара барышында балалар һәм өлкәннәр театр тарихы, театр тамашалары төрле була алуы, театр актерлары кешеләр генә түгел, курчаклар һәм хәтта хайваннар да булырга мөмкин икәнлеген белделәр.