Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Монай авыл китапханәсендә А.Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әсәре буенча "Буратинода кунакта» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
Балалар китапханәче Н.В. Әхмәдова белән бергә А.Н. Толстойның танылган китабы битләре буйлап мавыктыргыч әдәби сәяхәт ясадылар. Чара барышында балаларга викторинада кызыклы сынаулар узарга туры килде. Чара ахырында «Буратино маҗаралары»дигән мультфильм күрсәтелде.