"Әкиятчедә кунакта"

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

29 март көнне балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Татар  Чаллысы авыл китапханәсендә Татар Чаллысы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә искиткеч әкиятче һәм шагыйрь К.И. Чуковский истәлегенә багышланган «Әкиятчедә кунакта» дигән гаилә квест – уены узды.

Рябовлар, Сарман, Пономаревлар һәм Камалетдиновлар гаиләләре гадәти булмаган сәяхәткә киттеләр һәм «ЧУКОША» Әкият иленә сәяхәт кылдылар, анда язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләрен искә төшерделәр, китап геройлары белән очраштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы конкурслар әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International