С.Гассар исемендәге мәдәният йортында "Химик" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән очрашу булды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

22  март көнне С.Гассар исемендәге мәдәният йортында "Химик" территориаль иҗтимагый үзидрәсе активы белән очрашу булды.

Җыенда район җитәкчесе Радмир Беляев, "Химик" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Әлфия Талыпова, шулай ук Менделеевск шәһәр Советы депутатлары, Совет аппараты һәм ММР башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, йорт комитетлары рәисләре, иҗтимагый оешмалар, шәһәр активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

«Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2021 елда башкарылган эшләре турында ТҖҮ рәисе Әлфия Талыпова хисап тотты.

Шулай ук җыен кысаларында, район прокуроры Ришат Шакиров халыкны узган ел менделеевлылар белән еш очраган мошенниклык схемалары белән таныштырды һәм аларны игътибарлы булырга чакырды.

Торак сәясәте, шәһәр хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Гөлнара Фәйзуллина шәһәр халкын торак сатып алганда дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. 

Алга таба Менделеевск муниципаль районының 2021 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре турында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде. 

Очрашу ахырында микрорайонда яшәүчеләр, гадәттәгечә, Радмир Илдар улына сораулар бирделәр. Менделеевлыларны "Дуслык" паркындагы фонтан, автовокзал янындагы түгәрәк хәрәкәттә сәгатьләрнең кайчан эшләячәге борчыды. Шулай ук Радмир Беляев сүзләренә караганда, 1 апрельдән автовокзалда автобусларны көтү бүлмәсе тулы көченә эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International