2022 елның 28-29 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы булып узды.
28 мартта безнең команда «Олимп-2» (Мамадыш шәһәре) командасы белән очрашты, анда 5:0 исәбе белән җиңү яулады, шулай ук «Олимп» (Минзәлә шәһәре) командасын 3:1 исәбе белән отты һәм «Олимп» (Алабуга шәһәре) белән тигез исәпкә уйнады-2:2. Очрашу нәтиҗәләре буенча төркемдә 1 нче урынны алдылар.
29 мартта ярымфиналга чыгу өчен безнең команда «Лайк» (Чаллы) командасын 5:1 исәбе белән отты һәм ярымфиналда катнашуны тәэмин итте. Ярымфиналда «Олимп» ка (Минзәлә) 0:1 исәбе белән оттырды.
Пенальти буенча кискен көрәштә 3 нче урын өчен матчта «Алабуга» командасына оттырды (төп вакыт 0:0).
Нәтиҗәдә 9 команда арасыннан 4 нче урынны яуладылар.
Кубокның иң яхшы уенчылары дип кыр уенчылары - Фәйзрахманов Алмаз, Федоров Дима һәм капкачы - Романюк Сережа танылды.