28-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Конкурсның төп максаты-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.
Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәп укытучысы Смирнова Гөлнара Рашат кызы Татарстан Республикасының 17 педагогы арасында 2 нче урынны яулады. Педагог үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте: мастер-класс үткәрде, үзенең педагогик проектын тәкъдим итте һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнү, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты.
Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.