«Татар егете-2022» - Муллахметов Дәниф

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

29 март көнне, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, милли мәдәниятне үстерү максатыннан  Яр Чаллы шәһәренең «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете-2022»төбәк яшьләр проектының финалы узды.

Конкурста 16-25 яшьлек татар телен белгән егетләр катнаша ала иде. Менделеевск районы данын Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Дәниф Муллахмәтов.яклады.

Компетентлы жюри Дәнифнең матур тавышын лаеклы бәяләде, ул үзенең баянда аккомпанементы астында җырлады. Ул «Иң яхшы җырчы/Самый лучший певец» номинациясендә җиңүче булды. Җиңү шатлыгын аның остазы – туган тел һәм әдәбият укытучысы А. Н.Садыкова уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International