21 мартта иҗади һөнәр ияләре мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм чарасы балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Концерт залында С.Гассар исемендәге мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, музей, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре җыелды.
Мәдәният хезмәткәрләрен район җитәкчесе Радмир Беляев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова котладылар, киләчәктә дә уңышлар, иҗади илһам теләделәр һәм лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
— Сез үз юнәлешләрегездә иң яхшылары, - дип билгеләп үтте Р.Беляев.
Мәдәнияттәге казанышлары өчен балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Надежда Суверенева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе дип Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты танылды ул 100 мең сум күләмендә грант алды. Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре Иске Гришкин мәдәният йорты китапханәчесе Галина Бармакова булды, аңа 50 мең сумлык грант сертификаты тапшырылды.
Кичә бәйрәм концерты белән дәвам итте. Җыелучылар балалар сәнгать мәктәбенең «Наигрыш» ансамбле башкаруындагы инструменталь музыкадан бик канәгать калдылар.