Агымдагы елның 31 мартында 10: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «КУЭ «Корпорациясе» АҖ белән берлектә эшмәкәрләр өчен бушлай белем бирү семинары уздырыла

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында агымдагы елның 31 мартында 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «КУЭ» Корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри керемнәренә салым түләүчеләр өчен 223 номерлы  Федераль закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларында катнашуы»темасына бушлай белем бирү семинары уздыра.

Семинар дистанцион технологияләр кулланып оештырылган. Семинарда теркәлү һәм катнашу түбәндәге сылтама буенча мөмкин:https://events.webinar.ru/41163427/10755595. 

Семинар барышында 223-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында сатып алуларда КУЭ субъектларының һәм үзмәшгульле гражданнарның катнашуы һәм аларга төрле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International