Шәһәр юбилеена берничә мөһим социаль объект ачылачак.
Менделеевлылар 27 августта шәһәрнең 55 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Юбилей уңаеннан берничә чара планлаштырылган.
Өч мәйданчык җәлеп ителәчәк: «Ушковлар утравы» һәм «Дуслык» паркы, шулай ук Ленин исемендәге сквер. Җирле иҗат коллективларының чыгышы һәм Россия эстрадасы йолдызлары көтелә.
Шәһәр юбилеена берничә мөһим социаль объект ачылачак.
Юбилей көне «Ушковлар утравы» паркында велоузыш һәм балалар бәйрәме белән башланачак, ә кичен программа Мәдәният сарае мәйданында дәвам итәчәк. «Шәһәргә елмаю бүләк ит» акциясе үткәреләчәк, «Яраткан шәһәремә 55 кирпеч» арт-объекты ачылачак һәм, әлбәттә, барлык өч мәйданчыктан да яңа светодиод экраннарга трансляцияләнәчәк.
Чара бәйрәм концерты һәм якты салют белән тәмамланачак.