Күп карлы кыштан соң иң якын арада Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск районы территориясен су басу куркынычы белән очраша алабыз.
Кар күпләп эрегәндә су басу, беренче чиратта, түбәнлектә урнашкан шәхси сектор йортларына яный.
Мөлкәтне югалтуны һәм бозуны кисәтү, бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан, халыкка түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
- һава торышы турында мәгълүматларны һәм сулыкларда су дәрәҗәсен игътибар белән күзәтергә;
- яшәү урыннарныда су басу чикләрен ачыклау;
– йорт яны территориясен кардан, чүп-чардан арындыру;
– йорт яны территориясендәге су агызу торбаларын кардан, боздан, чүп-чардан чистарту;
– су үткәрү торбалары һәм яңгыр канализациясе торбаларын пычрактан чистарту
- йорт хайваннарын, терлекләрне кая җыюны алдан хәл итәргә;
- өй әйберләре, азык-төлек, баздан һәм подваллардан продуктларны югары катларга, өй түбәләренә һәм башка калкулыкларга күчерергә ;
- ишегалдында хуҗалык кирәк-яракларын мөмкин кадәр азрак калдырырга, югыйсә су аны агызып алып китә; әйберләрне җыештырырга мөмкинлек юк икән, аларны бәйләп куярга;
- бензин, керосин һәм башка янучан сыеклыклар салынган савытларны ныгытып ябарга;
- өлкән кешеләрне, авыру балаларны ташу вакытында куркынычсыз урыннарга илтү яхшырак;
– су суырту чараларын: көнкүреш электр насослары (мөмкин булганча), чиләкләр, көрәкләр һ. б. күздә тотарга.
Язгы ташу белән матди зыян килмәсен өчен, халыкка үз мөлкәтен иминләштерергә киңәш итәбез.
Язгы ташу балалар өчен аеруча куркыныч тудыра.
Ата-аналар һәм өлкәннәр игътибарыннан читтә калып, куркынычсызлык чараларын белмичә, балалар текә ярда уйный, ә кайчагында сулы бозларда шуа. Мондый ваемсызлык кайчагында фаҗигале тәмамлана. Яз көне балалар уйный торган урыннарын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.
АТА-АНАЛАР ҺӘМ ПЕДАГОГЛАР!
Балаларның, бигрәк тә боз кузгалу вакытында сулыкларга баруына юл куймагыз; аларга елга яки күл ачылганда бозда булу куркыныч икәнлеге турында кисәтегез. Балаларга язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, аларга су янында шаяруларны тыегыз. Аерылган боз, салкын су, тиз агымнар һәлак булу белән яный. Балаларга язгы ташу һәм боз кузгалу чорында саклык чараларын аңлатыгыз.
Укучылар!
Язгы ташу вакытында бозга чыкмагыз;
Сез күпердән, причал ярыннан боз чыгу юлын күзәтәсез икән, перил һәм башка киртәләр аша узып китәргә ярамый;
Әгәр дә Сез елга яки күлдәге бәхетсезлек очрагының шаһиты икән, югалып калмагыз, өйгә качмагыз, ә кычкырып ярдәмгә чакырыгыз; өлкәннәр ишетеп бәладән котылып булачак;
Язгы ташу һәм бозда йөрү вакытында сак булыгыз!
Язгы ташу һәм боз кузгалу чорында тыела:
– язгы чорда сулыкларга чыгу;
– боз кузгалу вакытында елга аша чыгу;
- боз каткан урында елга янына якын килергә;
– күперләргә һәм буаларга җыелырга;
– бозларга якынаю, бозларны ярлардан этәрү;
- боздан йөрергә һәм аларда шуарга.