Ижевкада авыл туризмын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевлылар белән төбәк авыл туризмы ассоциациясе белгечләре очрашты.

Авыл туризмы-Татарстан Республикасында әле үсә генә башлаган перспективалы туризм төре. Әлеге теманың актуальлеген тоючы менделеевлылар Ижевка авыл клубында җыелдылар.

Туган якны өйрәнү музее директоры Константин Макаров һәм РОСТ (Төбәк авыл туризмы ассоциациясе) белгечләре тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылган очрашу дустанә, эчкерсез узды.

Стратегик сессия барышында катнашучылар проектларны бизнес-планлаштыру нигезләре турында белделәр, турпродукт эшкәртүнең кагыйдәләрен һәм типик хаталарын өйрәнделәр, глэмпинг юнәлеше белән таныштылар һәм мастер-класста катнаштылар.

Сессиянең беренче көне ахырында катнашучылар төркемнәрдә эшләгәндә  үз проектларын тәкъдир иттеләр.

Сессиянең икенче көнендә Менделеевск районында 2024-2025 елларга авыл туризмын үстерү стратегиясен планлаштыру, шулай ук катнашучыларга сертификат тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International