Тойгуҗа авыл китапханәсендә К.И. Чуковский иҗатына багышланган «Корней бабайда кунакта» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
К.И. Чуковский - рус совет шагыйре, балалар язучысы, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм әдәбият белгече, журналист. Аларда кешеләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр бер-берсе белән тыгыз аралашалар. Бу персонажлар төрле гамәлләр кылалар: сәяхәт итәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр, явызлыклар белән очраша һәм алар белән көрәшә. Чара ахырында балалар китаплар укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, әкият геройларының кызыклы персонажларын ясадылар. Барлык катнашучыларга да күңелле булды.