Корней Чуковскийның могҗизалы әкиятләре

2022 елның 1 апреле, җомга

Балалар китабы атналыгы кысаларында «Кама таңнары» приютының мәктәпкәчә төркем балалары балалар китапханәсенә бардылар, анда алар өчен балалар язучысы юбилеена багышланган «Корней Чуковскийның могҗизалы әкиятләре» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Китапханәче Е.Назарова язучының биографиясе, аның искиткеч әкиятләре белән таныштырды. Балалар «Сүзен әйтеп бетер», «Кем ул», «Җавабын тап» уеннарында катнаштылар, күңелле табышмаклар чиштеләр. "Корней Чуковский дусларын каршы ала" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда язучының балалар китаплары тәкъдим ителде. Әдәби викторина ахырында "Путаница"мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International