Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, балалар язучысы Корней Чуковский тууына 140 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Муха-Цокотуха һәм башкалар»дип исемләнгән әдәби уен узды.
Балалар Корней Чуковский иҗаты, балалар язучысының күп кенә әкият геройлары: Доктор Айболит, Муха-Цокотуха, Бармалей һәм аның әсәрләренең башка персонажлары белән таныштылар. Рәсемнәр буенча әкиятләр чиштеләр, «Өзек буенча әкиятне бел» дип исемләнгән уен уйнадылар, әкият геройларыннан тылсымлы хатлар һәм телеграммалар укыдылар.