Корней бабай әкиятләре

2022 елның 1 апреле, җомга

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы һәм балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Җиһаншина З. Н. Һәм Шәйхетдинова З. Ф.) «Корней бабай әкиятләре» исемле әдәби дәрес үткәрелде

Чара башында китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды, анда алар язучының авыр балачагы, беренче «Крокодил» әкиятен язу тарихы турында белделәр, балалар аның барлык әкиятләрен дә искә алырга тырыштылар, К.И. Чуковский иҗат иткән күңелле үткен табышмаклар чиштеләр. Бу чарага китапханәдә "Корней Чуковский әкиятләре дөньясы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда яшь китап укучыларның яраткан китаплары тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсе белән кызыклы итеп таныштырды, К.Чуковский әкиятләрен аларның әтиләре, әниләре, әбиләре һәм бабалары укып үсүен билгеләп үтте. Аннан соң балалар «Сүзне әйтеп бетер» уенында актив катнаштылар (юлны дәвам итәргә һәм әкиятне атарга), "Бу юлларның каян икәнен бел" дигән викторина сорауларына актив җавап бирделәр: балалар язучының әсәрләреннән өзек буенча әкият әйттеләр. «Тараканище»мультфильмын карадылар. Чара ахырында балалар Корней бабайга бүләк әзерләделәр. Беренче сыйныф укучылары «Тараканище» әкиятен, ә икенче сыйныф укучылары «Телефон»әкиятен яттан сөйләделәр. Актив катнашкан өчен барысы да китапханәчедән призлар – ябышучан рәсемнәр алдылар. К.Чуковский шигырьләре күңел ачу, сөендерү сәләтен тәрбияли.  Китап укыгыз!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International