Бәзәкә авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Корней бабай әкиятләре» дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.
Чуковский әкиятләрен барысы да ярата, бигрәк тә кечкенә балалар. Иң элек китапханәче Корней Ивановичның үз балаларына әкиятләр сөйләп, шигырьләр уйлап табып, шуның белән язучы булып китүе турында сөйләде. Аннан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Корней Иванович Чуковскийның тылсымлы әкиятләре яши торган иленә сәяхәт кылдылар, язучының кыска шигырьләрен тыңладылар, «Могҗизалы агач» һәм Урланган кояш» мультфильмнарын карадылар. Чара ахырында укылган әкиятләр буенча зур булмаган викторина үткәрделәр, анда балалар югалган әйберләрне әкиятләргә кайтардылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.