Тихоново авыл китапханәсендә язучының 140 еллыгына багышланган “Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясы” дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларны искиткеч матур балалар язучысының биографиясе белән таныштырды. Балалар аның тормышыннан күп кенә кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Электрон презентация белән бергә «Мойдодыр», «Телефон», «Федорның кайгысы» әкиятләре турында сөйләнде. Шуннан соң балалар интерактив викторинада бик теләп катнаштылар һәм сорауларга актив җавап бирделәр. Әкият тылсымы нәни балалар йөрәгендә яңадан ут кабызды. Чуковский әкиятләре буенча мультфильмнар карау балаларга зур канәгатьләнү китерде.