К.И. Чуковский әсәрләрен бүген дә балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратабыз. "Муха-Цокотуха", "Федорино горе", "Тараканище " — Корней Ивановичның бу һәм башка әкиятләре балалар әдәбиятының алтын фондына нык итеп язылган.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Турай авыл китапханәсендә балаларның яраткан язучысының иҗатына багышланган кычкырып уку үткәрелде. Яшь китап укучылар китапханәче белән берлектә аның «Тылсымчы һәм балалар дусты»дип исемләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Алар барлык балалар өчен дә популяр һәм яраткан әсәрләр: «Урланган кояш», «Путаница», «Бармалей», «Доктор Айболит» һ.б. әкиятләрдән өзекләр укыдылар, «Мойдодыр»мультфильмын карадылар.