Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Песәй авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И. Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней бабайда кунакта" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Чара барышында балалар яраткан язучылары К.Чуковский тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. "Телефон", "Путаница", "Бармалей", "Могҗизалы агач" китапларыннан өзекләр укылды. Балалар язучының әкиятләре буенча әдәби викторинада бик теләп катнаштылар. Чара ахырында "Чуковский рәсемен ясыйбыз"дигән рәсем конкурсы үткәрелде.