Без барыбыз да балачактан әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танып белергә булыша. Ә менә аларны яшь китап укучылар ни дәрәҗәдә яхшы белүен "Без китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз" дигән әдәби калейдоскоп барышында белдек. Чара балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, Камай мәктәбендә кече сыйныф укучылары өчен узды.
Чара барышында балалар әкият геройлары белән очраштылар, «Геройны тап», «Тылсымлы сүзне әйт», «Әкият герое исемен бел», «Әкият ярдәмчеләренә кунакка» дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән рәсемнәр буенча әкиятләрне атадылар. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.