31 март көнне Монай авыл мәдәният йортында «Игротека»дип исемләнгән өстәл уеннары көне үтте. Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук ял вакытын күңелле үткәрүнең яхшы ысулы. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул рәхәтләнеп аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы вакытны кызыклы уздырырга, азарт алырга мөмкинлек, якты хис-кичерешләр бирә. Балалар "Дабл ", "Монополия", "Мемо" уеннары, өстәл теннисы һәм башка уеннарны рәхәтләнеп уйнадылар.
Дуслар белән яхшы кәеф алу һәм яхшы үткәрелгән вакыт - менә уенның нәтиҗәсе.