Әдәби карусель

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Халыкара балалар китабы көненә Камай балалар бакчасында "Кем кайсы әкияттә яши?" дип исемләнгән әдәби карусель үткәрелде.Нәниләр  Дания әкиятчесе Г.Х. Андерсен  белән таныштылар. Соңыннан балалар келәм-самолетта яраткан әкиятләребез сәхифәләре буйлап  сәяхәткә киттеләр. Башта сынаулар узарга кирәк иде: «Әкият героен атагыз", «Сүзне өстәгез», «Әкиятне белегез», «Әкиятне җыегыз». Уенда катнашучылар әкиятләрне  яратуларын һәм китаплар белән дус булуларын исбатладылар. Соңыннан балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International