Балалар китабы атналыгы кысаларында Енабердино авыл китапханәсендә балалар язучысының 140 еллыгына багышланган “Корнейның юбилее” исемле бәйрәм узды.
Балалар К.И. Чуковский биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормышының кызыклы мизгелләрен белделәр, әсәрләрен искә төшерделәр. Архипова Арина «Закаляка» шигырен укыды, ә Нагиев Гусейн һәм Николаев Артем «Телефон» әсәре буенча кечкенә спектакль күрсәттеләр. китапларга күзәтү тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ә аннары «Федорино горе» мультфильмын карадылар.