Корней Чуковский әкиятләре могҗизасы

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Быел балалар китабы атналыгы Корней Чуковскийның 140 еллыгына багышланды. Беренче апрель көнне Ижевка авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Корней Чуковскийның әкиятләр могҗизасы" дип кычкырып укулар үткәрде.

Китапханәче И.М. Останина Корней Иванович Чуковский иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Чуковский әсәрләрен уку балаларны игелекле һәм яхшы гамәлләргә өйрәтә. Корней Иванович Чуковский балаларның иң яраткан язучыларыннан берсе.  Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары «Путаница», «Могҗизалы агач», «Телефон», «Урланган кояш»әкиятләрен укыдылар. Китапханәче К.И.Чуковский әкиятләреннән таныш өзекләр буенча сораштыру үткәрде. Балалар белән «Үрмәкүч һәм чебен», «Көнгерә баласы»дигән хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International