Балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр мәктәпләре балалары өчен "Бер көлке, ике көлке" бәйрәмен уздырды.
Китапханәче Л.Казакова балаларга төрле илләрдә көлке көнен ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде. Мәсәлән, Франциядә, сиздермичә генә, берәрсенең киеменә кәгазь балык беркетү кабул ителгән. Австралиядә бу көн кычкырып көлүдән башлана. Иртә таңнан радиода пленкага яздырган кукабарра кошының кычкырган тавышын куялар. Бу тыелгысыз көлүгә бик охшаган. Балалар Григорий Остерның «Зарарлы киңәшләр» китабыннан шаян шигырьләрен тыңладылар, көлкеле сорауларга җавап бирделәр. Һәр дөрес җавап өчен алар библлар алалар. Очрашу ахырында китапханәче аукцион уздырды, анда укучылар эшләп тапкан библларга истәлекле сувенирлар сатып ала алдылар