Россиядә көлке көне иң киң таралган бәйрәм түгел, шулай да шактый билгеле. 1 апрельне алдау гадәте барлыкка килгәч, аны кем башлап җибәрүен беркем дә әйтә алмый. Әмма Россиядә беренче апрель шаярулары Петр I заманында барлыкка килгәнлеге төгәл билгеле. Һәм хәзер дә бу бәйрәмне каршылап, күңелле итеп үткәрәләр, кем белән шаярталар. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсенә көн дәвамында килүчеләрне гадәти булмаган «Күңелсезлектән дару» күргәзмәсе каршы алды.