1 апрель көнне Яңа Кокшан авылында Халыкара кошлар көненә багышланган "Яңа йорт" акциясе узды.Экологик тәрбия бирү кысаларында китапханәче һәм Яңа Кокшан клубы мөдире балалар белән, китапханә һәм клуб бакчасында кулдан ясалган сыерчык оялары элделәр. Эш арасында кар көртләре белән уйнарга да өлгерделәр һәм күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрделәр. Яңа йортларда сыерчык ояларын беренче булып күргән һәм аны фотога төшергән кеше китапханәчедән һәм клуб мөдиреннән туңдырма алачак. Балалар бу тәкъдимгә бик шатландылар, үз чиратында аларны табигатькә карата игътибарлы һәм күзәтүчән булырга этәрә.