1 апрель-Халыкара кошлар көнендә китапханәче Ахмедова Н.В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яз көне кошларның чыр-чу килүләре нәрсә турында сөйли? исемле гаҗәпләнү сәгате үткәрде.
Планетабыздагы канатлы дусларыбыз турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр турында балалар видеопрезентациядән белделәр, “Китап геройлары” викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында китапханәче яшь укучыларны безнең канатлы дусларыбыз дөньясы тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.