Шатлык хәбәрләрчеләре

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Кошлар көне уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Шатлык хәбәрчеләре»дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Чара барышында китапханәче балаларны туган якның иң кечкенә һәм иң зур кошлары белән таныштырды, яз көне безнең якларга килүче һәм кышлаучы кошлар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар кошларның ел саен үз канатларында яз алып килә торган үзенчәлекле шатлык хәбәрчеләре, безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар икәнлеген белделәр. «Без кошларны ничек беләбез» дигән викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Кошлар турында иң яхшы әсәрләр укылды. Чарага «Кошлар-безнең әкият геройлары» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда төп геройлар-безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тупланды. Балалар бик теләп әлеге күргәзмәдән китаплар сайладылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да зур булмаган призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International