Канатлы яз җырлары

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель көнне Турай авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган «Канатлы яз җырлары» дигән экологик викторина үткәрелде.

Китапханәче балаларны кошларның тормышы һәм күптөрлелеге белән таныштырды, аларның табигать һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, каурыйлылар турында табышмакларга җаваплар таптылар, алар турында мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Кошлар көне укучылар күңелендә озак сакланчак, ә алар ягыннан канатлы дусларга карата мөнәсәбәт сакчыл булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International