"Әйдә, шаярт"

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

1 нче апрель көнне Песәй мәдәният йортында авыл халкына "Әйдә, шаярт" дип исемләнгән концерт-тамаша тәкъдим ителде. Матур җырлар, дәртле биюләр, өр-яңа миниатюралар, күңелле күренешләрне тамашачылар бик җылы кабул итте. Бик канәгать булып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бүгенге көннәрдә мондый күңел ачу программалары кирәк, чөнки алар халыкны тормыш мәшәкатьләреннән арындырып ял иттерәләр, кәеф күтәренкелеге бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International