Эшлекле сәфәр

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

4 нче апрель көнне Менделеевск районының бер төркем мәдәният хезмәткәрләре Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗади лабораториядә катнашты. Башта У. Шекспир әсәре буенча куелган "Киребеткән" спектакле күрсәтелде. Яңа форматта куелган кинаяле шаяру тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп уйналды. Соңыннан мастер- классларда гримм салу серләре, декорация, бүгенге көн пьесасына хас үзенчәлекләр турында күп кенә мәгълүмат бирелде. Эшлекле сәфәр яңалыкларга бай булды, очрашу бик файдалы һәм күңелле булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International