4 апрель көнне Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән кошларга багышланган танып белү сәгате үткәрелде. (татар теле тәрбиячесе: Ганиева Г.Р.)
Китапханәче язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә үткәрде, яз хәбәрчеләре - кара каргалар; сыерчык, тургай,сандугач кебек җырчы кошлар белән таныштырды, тавышларын тыңлатты. Кошларның төрле үзенчәлекләрен белү сабыйларга бик кызыклы булды. Балалар язгы табышмакларга җаваплар эзләделәр, рәсемнәрдән кошларны танып татарча-русча исемнәрен атадылар.Ахырда “Мактанчык чыпчык” дигән мультфильм карадылар, китаплар белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)