Сезнең өчен, балалар, яңа китаплар

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2 апрель көнне Турай авыл китапханәсе «Сезнең өчен, балалар яңа китаплар»дип исемләнгән әдәби яңалыклардан  укулар үткәрде.

Бәйрәмгә 3-5 нче сыйныф укучылары чакырылды. Балалар өчен яңа китапларга күзәтү әзерләнгән иде. Китап укучыларны «Әкиятләр илендә», «Татар халык мәкале», «Җиде энҗе бөртеге», «Ак барс кайда яши " китаплары һәм «Рәсемле татарча – русча сүзлек» белән таныштырдылар.Чара барышында балалар «Яраткан әкият геройлары» бәйгесендә катнаштылар, яңа китаплардан өзекләр укыдылар. Балалар китапханәдә вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International